Игътибар: әлеге билгеләрнең һәрберсенең башка сәбәпләре дә булырга мөмкин. Төгәл сәбәпне ачыклау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле анализлар тапшырырга кирәк.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
▶ Күз алдында «чебеннәр» очу — кан басымы түбән булганда барлыкка килергә мөмкин.
▶ Ирен читләренең яргалануы — организмда тимер җитмәү белән бәйле булырга мөмкин.
▶ Боз кимерәсе килү — тимер җитешмәү билгесе булырга мөмкин.
▶ Күз кабагының тартышуы — организмда магний җитмәү белән бәйле булырга мөмкин.
▶ Төнлә аякларның көзән җыюы — магний кытлыгы белән бәйле булырга мөмкин.
▶ «Тынгысыз аяклар» синдромы — тимер җитешмәү белән бәйле булырга мөмкин.
▶ Тиренең агарып китүе — гемоглобин түбән булганда күзәтелергә мөмкин.
▶ Әллә ни эшләмәгәндә дә тын бетү, сулыш җитмәү — анемия билгесе булырга мөмкин.
▶ Йөрәкнең еш тибүе — азканлылык (анемия) белән бәйле булырга мөмкин.
▶ Мускулларның хәлсезлеге — магний җитешмәү белән бәйле булырга мөмкин.
▶ Авыз кибү — организмда сыеклык җитмәү билгесе булырга мөмкин.
▶ Күзләргә сары төс керү — бавыр һәм үт юллары белән бәйле проблемаларны күрсәтергә мөмкин.
▶ Баш әйләнү — кандагы шикәр дәрәҗәсе түбән булганда барлыкка килергә мөмкин.
▶ Авыздан начар ис килү — төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин, шул исәптән цинк җитешмәү белән дә бәйле булуы ихтимал.
▶ Бармакларның оюы — тимер җитешмәү белән бәйле булырга мөмкин.
Нет комментариев