Яшәеш

Татарстанда МХО катнашучылар музейларга һәм театрларга бушлай йөри алачак

Тиешле карар республика Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде һәм Татарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Яңа ташлама дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга, даими экспозицияләргә һәм вакытлы күргәзмәләргә бушлай керү мөмкинлеге бирә. Шулай ук ул спектакльләргә, концертларга, цирк тамашаларына һәм агарту чараларына да кагыла. Мондый чаралар вакытында мәдәният учреждениеләре тамаша залындагы урыннарның ким дигәндә 3 процентын ташламадан файдаланучылар өчен бүлеп бирергә тиеш.

Ташламадан файдалану өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай керү хокукын раслаучы документлар күрсәтергә кирәк. Хәрби операциядә катнашучылар документлар урынына «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы махсус QR-кодны да куллана ала.

14 яшькә кадәрге балалар өчен туу турында таныклык, ә гаиләнең башка әгъзаларына паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ кирәк булачак.

Ташлама экскурсовод хезмәтләренә һәм гастроль күргәзмәләренә кагылмый. Әгәр чара болай да бушлай үткәрелсә, ташламага хокукны раслау таләп ителми.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

Татар-информ


Нет комментариев