Татарстанда сыра сату белән шөгыльләнүче 30 кибетнең эшчәнлеге өч айга туктатылды.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, сыра сатучы кибетләр челтәре эшенең туктатылуына контроль-касса техникасын куллану белән бәйле хокук бозулар сәбәп булган. Шул ук вакытта, челтәр хуҗасы моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу өчен штрафка тартылган булган, әмма аны бетерү буенча бернинди чара күрмәгән.
Нәтиҗәдә, суд кибетләрнең эшчәнлеген 90 көнгә туктату турында карар чыгарган. Барлык сәүдә нокталары да инде мөһерләнгән.
Автор: Алексей Захаров
Татар-информ
Нет комментариев