Россия Президенты Владимир Путин Бруней режиссёрлары фильмнарының Казанда узган «Алтын минбар» халыкара кинофестивалендә күрсәтелүен ике ил арасындагы мәдәни элемтәләр үсешенең бер мисалы итеп атады. Бу хакта ул 25 ноябрьдә Кремльдә Бруней солтаны Хәсәнәл Болкиах белән сөйләшүләрдән соң белдерде.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, Россия һәм Бруней гуманитар хезмәттәшлекне дәвам итәргә, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм спорт өлкәләрендә, шулай ук яшьләр һәм дини оешмалар юнәлешендә элемтәләрне үстерергә ниятли.
Бруней фильмнарының күрсәтелүе XXII Казан халыкара «Алтын минбар» кинофестивале кысаларында 8 сентябрьдә узды. Бруней-Даруссалам университеты тамашачыларга биш кыска метражлы фильм тәкъдим итте.
Фестивальнең эшлекле программасында «Бруней Солтанатында кино белеме» дигән мастер-класс та үткәрелде. Аны Бруней-Даруссалам университетының сәнгать һәм социаль фәннәр факультеты доценты Юн Лю алып барды. Шулай ук университет вәкиле 2026 елгы халыкара кинопроектлар питчингында эксперт комиссиясе составына керде.
Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Владимир Путин һәм Хәсәнәл Болкиах Россия белән Бруней арасындагы мөнәсәбәтләрне стратегик партнерлык дәрәҗәсенә күтәрү турында уртак декларация кабул итте. 2026 елда ике ил дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 35 еллыгын билгеләп үтә.
Татар-информ
Нет комментариев