2027 елда мөселманнарда Рамазан 8 февральдә башлана.
Яшәеш

2027 елда мөселманнарда Рамазан 8 февральдә башлана.

Изге Рамазан ае 2027 елда 8 февральдә башланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман календарендә әйтелә.

Фото: "ЯҮ" архивы

Ураза 29 көн дәвам итәчәк. Уразаның соңгы көне — 8 март. Ә икенче көнне, 9 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен — ураза тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган бәйрәмне билгеләп үтәчәк.
Рамазан аенда мөселманнар көндезге якты вакытта ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелалар. Кичләрен мөселманнар мәчетләргә өстәмә намаз — тәравих намазы укырга йөриләр.

Казан КП


Нет комментариев