#яшелүзәнрайонытуганавылым
-
Сания Шәйхуллина 95 яшен каршы алды
Акъегет авылының иң өлкән хезмәт ветераны Шәйхуллина Сания Җамалетдин кызына бүген 95 яшь тулды.
-
Бала, әни, мәктәп. Бер көймәдә йөзәсезме?
«Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала җанга шатлык китерер».
-
Милли мәдәни үсеш үзәгендә мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар узды
Казан шәһәреннән килгән белгечләр Яшел Үзән шәһәренең Милли мәдәни үсеш үзәгендә мәдәният хезмәткәрләренә грант язу буенча семинар үткәрде.
-
Шамил Кадимов: «Зарланмагыз, шушы тормышның матурлыгын күрәм дип, сөенеп яшәгез»
Шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шамил абый Кадимов 10 елдан артык инде якты дөньяның матурлыгын күрми яшәргә мәҗбүр. Кинәт күзләре начарланып, табибка баргач та, ике генә сүз ишетә: «Инде соң». Дәвалап та, операция ясап та булмый. Акрынлап ике күзе дә сүнә…
-
Килен – каенана туфрагыннан (редакциягә килгән хат)
Минем каенанам Борһанова Зәйтүнә. Акъегет авылында Миңнулла бабай белән Рәхилә әби гаиләсендә, 1950 елны беренче кыз бала булып дөньяга килә.
-
Насыйбуллиннарның капкалары ачык, күңелләре иркен
Җыйнак кына, бик матур йорт каршына килеп туктадык. Урамнан ук тәртип, чисталык күзгә ташлана. Ишегалдында да, өйдә дә һәр нәрсә үз урынында, хуҗаларның уңганлыгын, булдыклыгын сүз белән аңлатып торасы түгел, әллә кайдан күренә. Тыштан да ялтырый, эчтән дә, дип, нәкъ менә шундый кешеләр турында әйтәләрдер, мөгаен. Бакырчының һәр яктан үрнәк, күркәм Насыйбуллиннар гаиләсендә кунакта без.
-
Игелекле йортта тәрбияләнүчеләр МХОда катнашучыларга хатлар язды
«Ватан Геройлары көне» бөтенроссия патриотик акциясе барышында Норлат Игелекле йорты тәрбияләнүчеләре МХО сугышчыларына иң җылы һәм ихлас теләкләре белән хат язды.
-
Ул кешеләргә «Туганым» дип дәшә (редакциягә килгән хат)
Авыр сынаулар килде аңа. Әле быел, язга чыккач, махсус хәрби операциядә һәлак булган улын җирләде. Бик кызгандык, бергә кайгырдык, сабырлык теләдек Хәлимә апага. Улы бик эшчән, тәртипле, ачык күңелле иде...
-
ТР хоккей Федерациясе Норлат балалар йортына зур бүләк ясады
Татарстан Республикасы хоккей Федерациясе вәкилләре белән очрашу Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен чын бәйрәм булды.
-
Олы Ачасырлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Бүген, 14 ноябрьдә, «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе башланып китте.
-
Милләттәшләребез татарча диктант яза
Бу акциягә «Яшел Үзән» журналистлары да кушылды: Бәчектә 100 еллык тарихы булган бинада авыл халкы диктант язды.
-
Мулла Илендә маскировка челтәрләре үрәләр
Махсус маскировка челтәре хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк.
-
Олы Ачасыр мәдәният йортында «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дигән чара оештырганнар
Олы Ачасыр мәдәният йортында яшь буынны актив ялга һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дигән исем астында уеннар үткәргәннәр.
-
«Фермадан да килеп алдылар, шөкер»
Мулла Иленә баргач, Зөлфия апа Нигъмәтуллина белән санаулы минутлар эчендә генә аралашып алдык һәм шул арада да ул безнең күңелләрне күтәреп, йөзләребезне елмаю белән балкытты.
-
Яңа техника – яңа мөмкинлекләр
Яшел Үзән районының Идел аръягы зонасында «Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП үз паркын заманча техника белән тулыландырды.