Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җәй күңелле — куркынычсыз булса гына!: Татар Танае мәдәният йортында балалар өчен файдалы уен-әңгәмә узды

Каникуллар вакытында балаларның иминлеге — иң мөһим мәсьәлә. Шуны истә тотып, Татар Танае мәдәният йортында нәниләребез өчен махсус чара оештырылды.

- Уен форматында узган чарада балаларга җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшердек. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, велосипедта һәм роликларда йөргәндә килеп чыгарга мөмкин булган төрле хәлләрне чиштеләр, ашыгыч ярдәм хезмәтләре телефоннарын искә төшерделәр, уеннар уйнадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шулай ук балалар кояш активлыгы, сулыкларга баруның куркынычсызлыгы турында җентекләбрәк белделәр. Җәен дөрес туклану, урамда таныш булмаган кешеләр белән үзеңне тоту кагыйдәләренә, урманда йөрү һәм җәрәхәтләр алганда беренче ярдәм күрсәтү темаларына да тукталдык», — дип яза мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Балаларыбызның җәе имин, күңелле һәм файдалы үтсен! Бәйрәмнәр алдыннан мондый чаралар аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев