Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йортында прокуратура вәкилләре һәм тәҗрибәле педагоглар белән очрашу узды

Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр тормышында мөһим һәм истәлекле вакыйга булды. Биредә узган «түгәрәк өстәл» очрашуы балаларның мөстәкыйль тормышка аяк басу юлында зур этәргеч бирде.

Балалар прокуратура вәкилләре һәм тәҗрибәле педагоглар белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Кичә үзара хөрмәт һәм эчкерсез мохиттә узды. Мөстәкыйль тормышка яраклашу, һөнәр сайлау һәм ярдәм чаралары турында сөйләшү балаларның мөстәкыйльлеккә әзер булуын, әмма шул ук вакытта белгечләр киңәшенә һәм игътибарына мохтаҗ булуын күрсәтте.

Очрашуда Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Владимир Витальевич Посохов, балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы кануннарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Александр Сергеевич Цеханович һәм Яшел Үзән шәһәре прокуроры Дмитрий Николаевич Ерпелев катнашты. Аларның тормыш тәҗрибәсе һәм үгет-насыйхәтләре балалар өчен чын юл күрсәткече булды. Прокурорлар кануннарны саклау, шәхси җаваплылык һәм белемгә омтылуның мөһимлеген ассызыкладылар, чыгарылыш сыйныф укучыларын үз көчләренә ышанырга һәм авырлыклардан курыкмаска илһамландырдылар.

Педагоглар исә интернаттан опека буенча зур тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар торак табу, эшкә урнашу, укуны дәвам итү һәм психологик ярдәм алу мәсьәләләренә тукталдылар. Бу сөйләшү адаптация процессының бердәм команда эше булуын тагын бер кат исбатлады.

Балаларга бирелгән «акыллы сәгатьләр» (умные часы) – сыйфатлы бүләк кенә түгел, ә кайгыртучанлык символы да. Заманча технологияләр вакытны дөрес бүләргә, эшләрне планлаштырырга ярдәм итәчәк һәм остазлар белән гел элемтәдә торырга мөмкинлек бирәчәк.

Владимир Витальевич Посоховка, Александр Сергеевич Цехановичка һәм Дмитрий Николаевич Ерпелевка бу файдалы очрашу һәм кыйммәтле бүләкләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең килүегез балалар тормышына һәрвакыт яктылык, җылылык һәм шатлык өсти.

Яшьләр үз проблемаларын ачыктан-ачык тикшерә алган мондый чаралар уңышлы киләчәк формалаштыруда бәяләп бетергесез роль уйный. Алар чыгарылыш укучыларына җәмгыятьтә үз урыннарын табарга һәм янәшәсендә ярдәмгә әзер кешеләр барлыгын белеп, алга ышаныч белән карарга булыша.

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев