Олы Ачасыр мәдәният йортында «Суда имин җәй» дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр
Җәйге каникуллар башлану белән балаларның куркынычсызлыгы – иң мөһим темаларның берсе. Шул уңайдан Олы Ачасыр мәдәният йортында балалар өчен «Суда имин җәй» дигән мәгълүмати-профилактик әңгәмә уздырылды.
Әңгәмәнең төп максаты – балаларга суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерү, бәхетсезлек очракларын кисәтү, су янында ял иткәндә саклык чараларын аңлату.
- Чара барышында балалар белән суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында җанлы сөйләшү оештырдык. Балаларга түбәндәге кагыйдәләр аңлатылды:
- рөхсәт ителгән урыннарда һәм өлкәннәр күзәтүе астында гына су коенырга ярый;
- суда шаяру, бер-береңне су астына батырып уйнау – бик куркыныч;
- чикләү билгеләреннән ерак йөзәргә һәм таныш булмаган урында суга сикерергә ярамый.
Балалар үзләре дә әңгәмә барышында актив катнашып, сораулар бирделәр һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында без аларга бәхетле, имин һәм күңелле җәйге каникуллар теләдек, – дип сөйли Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалина.
«Суда имин җәй» дигән профилактик әңгәмә балаларның суда үз-үзләрен тотыш кагыйдәләрен ныгытуда, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйнады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев