Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе: Акъегет авылында фельдшер Рәмзия Нотфуллина балаларга файдалы әңгәмә үткәрде
2 июнь – Дөрес туклану көне уңаеннан авылыбызның фельдшеры Нотфуллина Рәмзия Рафил кызы балалар белән очрашып, сәламәт туклану кагыйдәләре турында файдалы әңгәмә үткәрде.
Очрашу барышында ул иртәнге ашның организм өчен әһәмияте, газлы эчемлекләрнең, чипсыларның һәм артык баллы ризыкларның сәламәтлеккә китерә торган зыяны турында сөйләде. Шулай ук Рәмзия Рафил кызы балаларны кызыксындырган сорауларга җавап биреп, файдалы киңәшләре белән уртаклашты.
Еш кына без: «Әз генә ярый инде, зыяны булмас әле», – дип, балаларга газлы эчемлекләр, татлы ризыклар, чипсылар кебек сәламәтлек өчен файдалы булмаган азык-төлек тәкъдим итәбез. Янәсе, аларның күңелен күрергә, шатландырырга телибез. Әмма мондый гадәтләрнең нәтиҗәсе күңелсез булырга мөмкин.
Үсеп килүче организмга күп энергия кирәк, чөнки балалар актив хәрәкәт итә. Шуңа күрә аларның рационы витаминнарга, минералларга, микро- һәм макроэлементларга бай булырга тиеш. Мондый ризыклар организм тарафыннан җиңел үзләштерелә һәм сәламәт үсеш өчен нигез булып тора.
Белгеч балык маеның файдасына да аерым тукталды. Ул майлы кислоталарга, А һәм D витаминнарына бай. Балык мае кан тамырларын ныгыта, баш мие эшчәнлеген яхшырта, игътибарлылыкны арттыра, күз сәламәтлеген сакларга һәм кальцийның үзләштерелүенә ярдәм итә.
Сәламәт туклануның төп шартларының берсе – ризыкларның төрле булуы. Балаларның көндәлек туклану рационында ит ризыклары да, үсемлек продуктлары да булырга тиеш.
Шулай ук җитәрлек күләмдә су эчүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә эссе көннәрдә һәм спорт белән шөгыльләнгәндә организм суга күбрәк мохтаҗ була. Иң файдалысы – чиста су эчү. Газлы эчемлекләрдән мөмкин кадәр ерак торырга киңәш ителә.
Татлы ризыкларны да чама белән генә кулланырга кирәк. Аларны артык күп ашау тешләр бозылуга һәм башка сәламәтлек проблемаларына китерергә мөмкин. Рационда яшелчә һәм җиләк-җимешләр күбрәк урын алырга тиеш.
«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», – ди халык мәкале. Әйдәгез, бу акыллы сүзләрне истә тотып, сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк!
Акъегет авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев