Каенлык» паркының аскы мәйданы – Сабантуйның төп чаралары үтә торган урын.
Рәсми ачылыштан соң бәйрәмнең иң хөрмәтле кунаклары – авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләнә.
Нәкъ менә алар – игенчеләр, механизаторлар, сыер савучылар һәм башка хезмәт батырлары – ел буе тырыш хезмәтләре белән районның уңышына зур өлеш кертә.
Быел кыр батырына бүләккә мини-трактор әзерләнгән иде. Һәм ул Җиһаншина крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Алмаз Хәкимуллинга тапшырылды.
Нет комментариев