Татар Танаенда балалар өчен «Әбиләребез уйнаган уеннар!» исемендә хәрәкәтле уеннар калейдоскобы узды
Борынгы традицияләрен саклау — яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим бурычларның берсе. Ә балалар һәр мәгълүматны уен аша күпкә яхшырак һәм кызыксынып үзләштерә!
Татар Танае мәдәният йортында балалар өчен «Әбиләребез уйнаган уеннар!» исемендә хәрәкәтле уеннар калейдоскобы узды. Әлеге уен программасы нәниләребезне хәрәкәтле уеннар аша татар халкының милли традицияләренә якынайтуны максат итеп куя.
Бәйрәм барышында балалар татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары һәм хәрәкәтле уеннары турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр. Татар милли уеннары балада җитезлек, җиңеллек һәм игътибарлылыкны үстерә, шул ук вакытта безне гореф-гадәтләр белән таныштыра. Бу уеннар еш кына дәртле җырлар, салмак санамышлар һәм ритмлы сүзләр белән үрелеп барыла.
- Балалар алып баручы белән бергә бик күңелле, хәрәкәтле уеннар уйнадылар: «Аксак төлке», «Төенчек уены», «Күчтем-күч», «Буяу сатыш» һәм башкалар аларның күңеленә хуш килде, — дип уртаклашты Мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Милли традицияләребез безнең уеннарда яши!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев