А.С. Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт: Күгәйдә рәсем конкурсы узды
Әкиятләрне белмәгән һәм яратмаган кеше юктыр. Әкиятләр – ул балачак дөньясына ачылган могҗизалы ишек. Алар безне тылсымлы геройлар, гаҗәеп вакыйгалар, яхшылыкның явызлыкны җиңүе белән таныштыра. Балалар да әкиятләрне рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм укыйлар, аларның образлы дөньясына чумалар.
- Безнең Күгәй мәдәният йортында «А.С. Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт» темасына балалар өчен рәсем конкурсы үткәрелде. Чараның төп максаты – балаларны А.С. Пушкин иҗаты белән якыннан таныштыру, аның әкиятләренә карата кызыксыну уяту, шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК сәхифәсендә.
Конкурста катнашучылар – төрле яшьтәге балалар. Алар буяулар, карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә Пушкинның яраткан әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Рәсемнәрендә нәни рәссамнар:
- «Руслан һәм Людмила» поэмасының тылсымлы сюжетларын,
- «Салтан патша турында әкият» геройларын,
- «Балыкчы һәм балык турында әкият»тәге матур диңгез төпләрен,
- «Үлгән патша кызы һәм җиде баһадир турында әкият»не,
- «Алтын әтәч турында әкият»не сурәтләделәр.
Һәр бала үзенең яраткан әкиятен һәм героен кәгазьгә төшерергә тырышты. Рәсемнәр бик матур, төрле-төрле, якты һәм эчтәлекле булып чыкты. Кайбер балалар бер геройны, икенчеләре әкиятнең иң кызыклы мизгелен сурәтләгән. Конкурс җиңүчеләре һәм катнашучылары истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев