Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авылында нарат күркәсеннән кайнатма әзерләргә яраталар

Олы Яке авылында яшәүче Лилия Әхмәтшакирова бер генә дә тик тормый. Ул даими рәвештә яңа рецептлар эзли, табигать бүләкләреннән файдалы әйберләр әзерли.

Әле бу көннәрдә генә ул нарат күркәсе җыеп, аннан кайнатма ясап куйган.

Лилия Әхмәтшакирова үз тәҗрибәсе белән уртаклаша:

- Дуслар! Нарат күркәсе җыярга өлгердегезме әле? Без җыйдык. Борынгы заманнардан ук нарат күркәсе төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланылган. Табигатьнең әлеге нигъмәтеннән бик файдалы һәм үзенчәлекле кайнатма ясап була. Кайнатма бик күп авырулардан: салкын тигәндә, ютәлдән, бронхиттан, ангинадан бик файдалы. Шулай да чамасын белеп кулланырга кирәк, көнгә 2-3 кашык, – дип сөйли Лилия.

Сез дә табигать бүләкләреннән файдаланырга ашыгыгыз, чөнки нарат күркәсе сезоны озынга сузылмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев