Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле халкы игелекле эштән читтә калмый

«Өмет» волонтерлар штабы Мулла Иле авылы халкына «Солдатларга чиста су» хәйрия акциясендә актив катнашулары өчен ихлас рәхмәтен белдерә.

– Бу көннәрдә хәрбиләр өчен чираттагы шешәле су партиясен Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, волонтеры Рамил Садыйков алып килде. Аның ярдәме авыл халкының махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә булган игътибарын һәм кайгыртуын тагын бер кат раслады. Шулай ук Мулла Иле мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе коллективларына маскировка челтәрләре үрү эшен оештырганнары өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бу изге һәм әһәмиятле эшкә авылның битараф булмаган хатын-кызлары да теләп кушылды. Аларның һәркайсы уртак җиңүгә үз өлешен кертә, – дип сөйли Роза Ягудина.

Һәр шешә су, һәр үрелгән челтәр – ул фронттагы егетләргә җибәрелгән ярдәм генә түгел, ә туган як халкының җылысы, кайгыртуы һәм теләктәшлеге дә.

«Өмет» волонтерлар штабы әлеге игелекле эштә катнашучы барлык авылдашларга рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә бердәм булып ярдәм итүләрен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев