Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Иле авылында «Күңелле балачак» дигән бәйрәм оештырдылар

Тау Иле авылында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Күңелле балачак» дигән матур бәйрәм үткәрелде.

Балачак – ул хыяллар һәм ачышлар чоры. Тормыш баскычларындагы тәүге адымнар моменты. Бу якты хатирәләр күңелдә гомер буе саклана. Без ничә яшьтә булсак та – һаман бала. Димәк, бу бәйрәм барыбыз өчен дә уртак!

Чарада балалар өчен күңелле уен-ярышлар оештырылды. Балалар:

  • төрле кызыклы уеннарда катнаштылар,
  • бер-берсе белән ярыштылар,
  • төрле рәсемнәр ясадылар,
  • күңелле иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнделәр.

Бәйрәмнең иң тәмле мизгеле – Галия Әдиятуллина пешергән пылау белән сыйлану. Балаларга тагын да күбрәк күчтәнәчләр таратылды.

«Шушы бәйрәмгә килгән балаларга, аларның әти-әниләренә, кунаклар тарафыннан таратылган күчтәнәчләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Бердәм булыйк! Бәйрәм белән!» – дип сөйли мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфинә Сәлахова.

Бәйрәм барысына да күтәренке кәеф, күңелле тәэсирләр бүләк итте.

Балаларыбызның тормышы һәрвакыт якты һәм бәхетле булсын! Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев