Яшел Үзән делегациясе Әгерҗе районында булып кайтты. Анда алар Иж-Буби авылында туган, актив җәмәгать эшлеклесе, талантлы педагог, мәгърифәтче һәм Россия тарихында беренче хатын-кыз казый булган Мөхлисә Буби истәлеге белән танышты. Бу чараны район хакимияте ярдәмендә Яшел Үзән мөхтәсибәте һәм мөслимәләр җәмгыяте оештырды. Мөхлисә Бубиның Яшел Үзәнгә дә катнашы бар, талантлы...
Яшел Үзән делегациясе Әгерҗе районында булып кайтты. Анда алар Иж-Буби авылында туган, актив җәмәгать эшлеклесе, талантлы педагог, мәгърифәтче һәм Россия тарихында беренче хатын-кыз казый булган Мөхлисә Буби истәлеге белән танышты.
Бу чараны район хакимияте ярдәмендә Яшел Үзән мөхтәсибәте һәм мөслимәләр җәмгыяте оештырды. Мөхлисә Бубиның Яшел Үзәнгә дә катнашы бар, талантлы укучысы РСФСРның атказанган укытучысы Сара Габбасова Яшел Үзәндә яшәп, 5нче татар мәктәбендә эшләгән. Мәдәният сараенда очрашуда муниципалитет җитәкчеләре һәм Мөхлисә Буби туганнары катнашты. Иж-Буби музеена «Яшел Үзәнгә - 80 ел» китабы бүләк итеп бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев