16 марттан җинаятьләрне үтәтү инспекциясе Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге белән берлектә «Условник» оператив-профилактика операциясе уздыра. Операция барышында шартлы рәвештә хөкемгә тартылучылар тагын бер тапкыр тикшерәләчәк. Алар арасында суд җәмгыятьтән аерылмыйча гына төзәлү шарты биреп тә, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырган кешеләр бар. Киләчәктә аларга колония шартларында төзәлергә туры килмәгәе. Эчкечеләр,...
16 марттан җинаятьләрне үтәтү инспекциясе Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге белән берлектә «Условник» оператив-профилактика операциясе уздыра.
Операция барышында шартлы рәвештә хөкемгә тартылучылар тагын бер тапкыр тикшерәләчәк. Алар арасында суд җәмгыятьтән аерылмыйча гына төзәлү шарты биреп тә, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырган кешеләр бар. Киләчәктә аларга колония шартларында төзәлергә туры килмәгәе. Эчкечеләр, наркоманнар, психик авырулар да игътибарга алыначак. Тәртип сакчылары аларның еш була торган урыннарында - притоннарда, подвалларда, ташландык йортларда булып, әңгәмәләр уздырачак һәм кисәтүләр ясаячак. Операция 26 мартка кадәр бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев