Уылдыклы тарталеткалар
Тәмлетамак

Уылдыклы тарталеткалар

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

12 тарталетка, 200 гр тозлы сөмбаш (семга) балыгы, 100 гр эремчек сыры, 2 а.к. кызыл уылдык, 1 данә кыяр, ярты лимон согы, укроп, тәменчә тоз-борыч.

Балык белән кыярны вак шакмаклап турарга. Укропны вакларга. Эремчек сырына (творожный сыр) лимон согы, тоз-борыч кушып болгатырга. Туралган әйберләрне шул катнашма белән бутарга. Тарталеткаларга урнаштырып, һәрберсенең өстен уылдык белән бизәргә. 


Нет комментариев