Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Үги ана яфрагыннан «голубцы»

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Үги ана яфрагының зурларын җыеп, йомшарсын өчен, кайнар суда пешекләргә. Дөгене пешерергә, кыргычтан чыгарткан кишер белән вак итеп туралган суганны кыздырырга. Тәменчә тоз һәм борыч өстәп, барысын кушып болгатырга. Әзер эчлекне яфракка төреп, ике яклап майда кыздырырга.

Итсез ризыкка исләре китмәүчеләр, әзрәк фарш куша ала. Тавыкныкы булса, тизрәк пешә, чөнки монда су өстәп пешерү турында сүз бармый, ә бары тик кыздырып алу турында гына.

Табынга каймак яки үзегез яраткан соуслар белән чыгарырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев