Юка пешерү рецепты
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: ясалма интеллект
Ингредиентлар:
- 600-800 г югары сортлы бодай оны
- З йомырка
- 200-250 мл сөт
- 20 г каймак
- 50 г шикәр комы
- 2 г чәй содасы
- 100 г атланмай
Әзерләү ысулы:
Төче камыр әзерлибез. Савытка сөт салабыз, йомырка сытабыз, каймак, шикәр комы, эретелгән атланмай өстәп, яхшылап болгатабыз. Шуннан соң он һәм чәй содасы өстәп, камыр бaсaбыз. 20 минут чамасы үзләндерәбез. 100 г лы кисәкләргә бүләбез һәм, урталарында киртек ясап, 1,5 мм калынлыкта җәябез. Һәр түгәрәкне ике яктан да алсу төскә кергәнче майлы табада пешерәбез.
Табынга бирү: кайнар кабартмаларны өстәлгә зур тәлинкәгә өеп куеп чыгарабыз. Бал, повидло яки кайнатма белән бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев