Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Суган клярында балык бик сусыл һәм тәмле була

Рецепт.

Кирәк була:

  • балык филесы – 400 гр
  • йомырка – 1 данә
  • суган – 1 баш
  • он – 2 аш кашыгы
  • майонез – 2 аш кашыгы
  • тоз, борыч - тәменчә

Әзерлибез:
1. Балыкны тозларга.
2. Кляр: суганны блендер белән яки угыч аша вакларга. Аннары күкәй, майонез, он, борыч кушып, яхшылап болгатырга.
3. Балык кисәкләрен клярга салып 5-10 минут тотарга.
4. Табаны кыздырып, кисәкләрне ике яклап та үсемлек маенда акрын утта һәм капкачын ябып, кыздырырга.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев