Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Кефирлы беленнәр

Рецепт.

Кирәк:

• 2 йомырка (камыр ризыклары өчен 1нче сорт кулланам)
• 2 аш кашыгы шикәр комы
• 0,5 чәй кашыгы тоз
• 500 г кефир
• 300 г он
• 1 чәй кашыгы сода
• 380-400 г чыжылдап торган кайнар су
• 3 аш кашыгы исе булмаган көнбагыш мае

Әзерлибез:

  1. Йомыркага шикәр комы һәм тоз кушып яхшылап туглыйбыз.
  2. Шушы массага кефир өстибез, болгатып алабыз һәм он салабыз. Барлык ингредиентлар үзара кушылганчы, яхшылап болгатабыз.
  3. Камырга сода кушып, төерләре беткәнче туглыйбыз.
  4. Аннан соң камырга әз-әзләп чыжылдап торган кайнар су өстибез дә, янәдән туглыйбыз.
  5. Иң соңыннан көнбагыш мае кушып, тагын бер болгатып алабыз. Камыр әзер!

Бу беленнәр эчлек белән төрер өчен дә шәп, ертылмый. 

Фото һәм рецепт Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует MAX каналыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев