Казахларның татлы ризыгы – «Жент»
Казахларның әлеге милли ризыгын гадәттә баланың туган көне уңаеннан әзерлиләр.
Фото: ясалма интеллект
Аның өчен 150 гр тары ярмасы, 50 гр атланмай, 50 гр шикәр комы, 25 гр йөзем яки күрәгә, 25 гр Әстерхан чикләвеге кирәк булыр.
Юылган һәм артык суы саркыган тарыны коры табада, әз генә төсен үзгәрткәнче, 15 минутлап уртача утта кыздырырга. Суынгач, шикәр комы белән ярманы, он рәвешенә кергәнче, блендерда ваклагыз. Әгәр дә берникадәр тары онга әйләнмәсә, куркыныч түгел, шулай калсын.
Атланмайны табада эретегез. Вакланган ярма белән шикәр комын башка савытка бушатып, чикләвек белән җимешне кушыгыз һәм өсләренә эретелгән майны агызып, яхшылап болгатыгыз. Майны берьюлы салып бетермәгез, артык булмасын. Катнашманы 1-2 см калынлыктагы квадрат формасына китереп, азык пленкасына җәегез дә, төреп, суыткычка куегыз. Шул рәвештә катып калган «Жент»ны кисәкләргә бүлеп, чәй табынына чыгарыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев