Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Каз каклыйбыз

Рецепт.

Каз ите каклар өчен дә, тозлар өчен дә 12 сәгатьтән җитешә. Тәме чыга торган иң яхшы вакыт – 12 сәгать аралыгы.

Казны чистартканның икенче көнендә каклыйм. Бар җирен дә бик яхшылап тоз белән уам. Шуннан соң эченә алдан ук юып, киптерелгән борчак тутырам.

Аннары башта уксуслы чүпрәк, шуннан соң сары крафт кәгазь белән яхшылап төреп, ашлык эченә тыгам. Шунда 2-3 ай торгач, казның тозларын чистартып, борчакларын бушатып, чүпрәк, кәгазьләрен алып, кайнар суда коендырып чыгарам. Каз матурланып, күпереп китә.

Шуннан соң кояш булса, урамга кояшка эләбез, булмаса, мунчада 1-1,5 тәүлеккә калдырабыз. Каз матур, үтә күренмәле булуга, кабат төреп куябыз.

Рәхилә Зәйнуллина

Без - авылдан төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев