Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Иң тәмле эремчек коймаклары (сырниклар)

Рецепт.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бу рецептны саклап куегыз, чөнки ул бик гади һәм һәрвакыт килеп чыга. Сырниклар йомшак, тәмле һәм туклыклы була.

Кирәк булачак:

  • 2 пачка эремчек (үзегез яраткан)
  • 1 йомырка
  • 3 аш кашыгы манный ярмасы
  • 2 аш кашыгы шикәр комы
  • 1 кап ванилин
  • Әвәләү өчен азрак он

Ничек ясарга?
Барлык ингредиентларны бер савытка салып, яхшылап тугалыйбыз.
Килеп чыккан массадан кечкенә шарчыклар ясыйбыз һәм онда әвәлибез.
Аз гына май сыланган табада, мичтә ( духовкада) ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз.

Табынга нәрсә белән бирергә?
Сырникларны табынга банан, кайнатма яки сыек шоколад белән бирәбез, алай тагын да тәмлерәк булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев