Ифтарга – тәмле пирог
Тәмлетамак

Ифтарга – тәмле пирог

Эштән кайткач, ифтарга тиз генә тәмле пирог пешерергә дә өлгереп була дип, укучыбыз әфлисуннан шарлотка пешерү рецептын җибәргән.

Фото: ясалма интеллект

Алмадан күпләрнең пешергәне бардыр, әфлисуннан тагын да тәмлерәк килеп чыга, ди ул.

Камыры гадәттәгечә: дүрт йомырка, кефир, 160 гр он, 200 гр шикәр комы, 2 әфлисун (алманыкыннан аермалы буларак, аны таба – форма төбенә бер рәт кенә тезәсе), 1 аш кашыгы сыек май (сыер мае белән тәмлерәк), бер чәй кашыгы уксус һәм ярты чәй кашыгы чәй содасы кирәк.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 


Нет комментариев