Яшел суган һәм йомырка пирогы
Бу рецепт – камыр белән озак маташырга вакытлары булмаганнар өчен шәп вариант.
Фото: ясалма интеллект
КАМЫР ӨЧЕН:
- 400 гр кефир (каймак)
- 160 гр атланмай
- 2 а.к. шикәр комы
- 1/2 ч.к. тоз
- 2 йомырка
- 280 гр он
- 1,5 ч.к. разрыхлитель.
ЭЧЛЕК ӨЧЕН:
- яшел кыяклы суган
- 2 йомырка
- тоз һәм борыч.
Яшел суганны турыйбыз – ул күп, бер таба булырга тиеш. Йомшарып, утырсын өчен, аны май белән болгатып, әзрәк җылытып алабыз. Пешкән йомыркаларны турап салып, тозлап-борычлап, бутыйбыз.
Камыр ясыйбыз. Эретелгән атланмай, шикәр комы, тозны бергә кушкач, шуңа кефир белән болгатылган ике йомырканы өстибез. Аннары разрыхлитель белән онны салып, бертөрле масса барлыкка килгәнче бутыйбыз. Форма яки табаны майлап, камырның яртысыннан артыгын агызабыз. Өстенә эчлекне җәйгәч, калган камырны бушатып бетерәбез. 200 градускача кызган мичтә 35 минут тирәсе пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев