«Яратканнарым өчен» салаты
Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
Катыргычыгыздамы яки идән астындамы, әле үз чиратын көтүче кабак, мөгаен, бардыр. Әрәм булмасын, әйдәгез менә шундый гадәти булмаган кабымлык әзерләп, авыз итеп карыйк.
Кирәк:
- кабак – 300-400 гр
- тозлы сөләйман балыгы (яки форель) – 200 гр
- салат яфраклары – ярты бәйләм
- шарсыман моцарелла сыры – 140 гр
- сарымсак – 2 тырнак
- зәйтүн мае – 2 а.к.
- укроп һәм петрушка – яртышар бәйләм
- соя соусы – 4 а.к.
- тәмләткечләр (хмели-сунели) – берәр чеметем
- лимон согы – 2 а.к.
Кабакны вак шакмаклап турарга, тәмләткечләр һәм вакланган сарымсак, соя соусы белән болгатып, ун минут тотарга.
Петрушка белән укропны турарга, салат яфракларын юарга. Изелеп-таралып китмәслек итеп, кабакны бер кашык зәйтүн маенда йомшарганчы кыздырырга.
Салат яфракларын кул белән ерткалап, тәлинкәгә түшәргә һәм яшел үләннәр белән болгатып, суынган кабакны шуның өстенә җәяргә.
Кабак өстенә моцарелла, аннары балык кисәкләре. Соңыннан салатка, 1 а.к. зәйтүн мае + 1 а.к. лимон согы + 1а.к. моцарелла суы һәм 1 ч.к. бик вак туралган әче кызыл борыч катнашмасын сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев