Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Яңа ел табынына каз пешерәбез

Рецепт.

Кирәк:

  • 3 килограммнан да ким булмаган каз түшкәсе;
  • 5 данә алма, «Антоновка» сортлысы булса тагын да яхшырак;
  • 1 данә зур булмаган суган;
  • 2 данә зур булмаган лимон;
  • 1 тырнак сарымсак;
  • лавр яфрагы;
  • 1 зур булмаган кишер;
  • бераз борыч һәм тоз.

Әзерләү:
Чистартылган, юылган казны тоз белән ышкыйбыз, сарымсак белән борыч сибәбез. Суган белән кишерне озынчалап турарга һәм казның тиресе астына тутырырга, бераз гына кискәләп ит эченә тыгып җибәрсәгез дә була. Аннары лимоннарны каз өстенә сыгып лимон согы сибәргә дә 12 сәгатькә суыткычка тыгып куярга. Алмаларның төшләрен алып, дүрт кисәккә бүлгәләргә. Алма белән лавр яфрагын бутап, казны тутырырга. Түшкәне пакетка ("рукав для запекания") салып, духовкага 2 сәгатькә "озатабыз". Җылысы 200 градустан да ким булмасын.

ТАТАР АШЛАРЫ | ТАТАРСКИЕ РЕЦЕПТЫ | ТАТАРЧАГАЗЕТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев