Гөмбә белән тәмле кабымлык
Бик тәмле, бәйрәм табынына менә дигән кабымлык.
Иң беренче эш итеп чебинең түш итен вак итеп турап, тоз салган суда тиз генә пешереп аласы һәм суын сөзеп куясы. Шампиньон гөмбәсен турап, суган белән әзрәк тоз салып кыздырасы. Аннары кызгач, өстенә итне салабыз. Бер кашык кибет каймагы өстәп, болгатабыз һәм сүндерәбез.
Суынгач, тарталеткаларга салып, өстенә сыр кырабызэ Сыры эрегәнче духовкага куеп алабыз.
Рецепт һәм фото авторы @tanziliaidiia
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев