Эремчек һәм тавык итеннән кәтлит
Тәмле булсын!
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Кирәк булачак:
500 гр тавык итеннән фарш
150 гр эремчек
150 гр ташкабак
1 йомырка
50 гр он
15 гр укроп
2 чәй кашыгы тоз
Тәменчә кара борыч
✏️ Әзерләү тәртибе:
Ташкабакны эре кыргычтан уарга һәм артык суын сыгып, фарш белән кушарга. Шул массага эремчек һәм йомырка, вак итеп туралган укроп, он, тәменчә тоз-борыч өстәп, яхшылап болгатырга.
Уртача зурлыкта кәтлитләр әвәләп, табага тезәргә һәм 180 градускача кызган мичтә 20–25 минут пешерергә. Өстә генә кыздырырга да мөмкин.
Сусыл, җиңел, файдалы һәм тәмле кәтлитләрне табынга бакчагыздан өзеп кергән яшелчәләр, үләннәр һәм үзегез яраткан гарнир белән чыгарыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев