Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Эремчек бәлеше

Рецепт.

Камыр өчен:

  • он – 3 ст
  • сөт – 1 ст
  • шикәр комы – 50 гр
  • йомырка – 2 шт
  • атланмай – 100 гр
  • чүпрә – 20гр
  • тоз

Эчлек өчен:

  • эремчек – 400 гр
  • шикәр комы – 100 гр
  • йомырка – 3 данә
  • ванилин, йөзем – 50 гр

Сөтне җылытып, йомырка, шикәр комы, чүпрә, тоз, эретелгән атланмай кушып, әйбәтләп туглыйбыз, он өстәп камыр басабыз, 30 минутка кабартырга куябыз.

Камырны 1-1,5 см калынлыкта җәеп, майлы табага салабыз. Эремчекне иттарткычтан яки иләк аша чыгарабыз, шикәр комы, ванилин өстәп, йомырка сытып болгатабыз. Табадагы камыр өстенә эчлекне салып тигезлибез. Камыр кырыен тигез итеп күтәреп, матурлап кисеп чыгабыз. Бер йомырка сарысын туглап эремчек өстенә сөртәбез, йөзем төртеп чыгабыз.

Кайнар мичкә куеп 40-45 минут пешерәбез. Суынгач, өлешләргә кисеп, табынга чыгарабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Резедә Хөсәенова рецепты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев