Баклажан, помидор һәм татлы борыч белән кайнар салат
Тәмлетамак

Баклажан, помидор һәм татлы борыч белән кайнар салат

Рецепт.

Кирәкле ингредиентлар:

  • баклажан – 250 гр
  • татлы борыч – 250 гр
  • помидор – 250 гр
  • горчица – 1 чәй кашыгы
  • фета сыры – 150 гр
  • бал – 2 аш кашыгы
  • зәйтүн мае – 6 бал кашыгы
  • тоз һәм борыч – тәменчә

Әзерләү:

Баклажанны һәм татлы борычны шакмаклап турарга. Аларны табага салып, тоз сибәргә, зәйтүн мае салырга. Духовкада 220 градуста 10-15 минут пешерергә. Помидорларны шул ук зурлыкта шакмаклап турарга. Сырны савытта чәнечке белән изәргә. Калган зәйтүн маен, горчица, бал, тоз, борыч белән бутап, «заправка» ясарга. Шуннан соң барлык ингредиентларны кушып, әлеге «заправка» белән салат ясарга. Тәмле булсын!

Рецепт/фото: Йорт. Бакча. Рецептлар


Нет комментариев