Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Бәйрәм табынына клярдагы шампиньоннар

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

  • вак шампиньон гөмбәсе – 200 гр
  • йомырка – 2 данә
  • сөт – 100 гр
  • он – 50 гр
  • панировка сохарие – 50 гр
  • үсемлек мае – 1-2 стакан (кыздыру савыты зурлыгына карап)
  • тоз-борыч – тәменчә

Юылган гөмбәләрне тозлы суда 10 минут пешереп алырга. Тирән савытта сөт белән йомырканы катнаштырырга. Сөзеп, гөмбәләрне шуңа салып, болгатырга. Аннары, саркытып алырга һәм онда әвәләргә дә, кабат йомыркалы катнашмага манырга. Шуннан, панировка сохариында әвәләп, кайнап торган майга салырга, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Кайнар килеш, яшел үләннәр белән тәмлерәк була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев