8 март салаты
Рецепт.
Кирәк:
- 300 гр шампиньон гөмбәсе
- 1 пешкән тавык түше ите
- 1 пешкән кишер
- 1 баш суган
- 4-5 пешкән йомырка
- 100 гр кара җимеш
- 5 а.к. кукуруз
- 3 а.к. борчак
- бизәү өчен кыяклы суган һәм укроп
- Кыздыру өчен үсемлек мае
Әзерләү:
Тавык итен, кара җимеш һәм суганны шакмаклап турарга. Йомыркаларның сарысын вак кыргычтан уарга, ә ак өлешен бизәү өчен калдырып торабыз. Тәлинкәгә 8 саны килеп чыгарлык итеп бер кечерәк һәм бер зуррак стакан куеп, шулар тирәли тавык итен түшәргә. Һәр катламга майонез ягыла. Ит өстенә ярты суган, аннары кара җимеш җәелә. Аннары 3әр аш кашыгы борчак белән кукурузны катнаштырып (2 а.к. кукуруз бизәү өчен кирәк булачак), алар өстенә кыргычтан уылган кишерне урнаштырырга. Соңгы катламны йомырка сарысы белән капларга. Кырыйларына туралган укроп сибәргә.
Стаканнарны сак кына алып, «8 Март» салаты өстен йомырканың агыннан ясалган нәркис чәчәкләре белән бизәргә. Яки, үзегез ничек телисез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев