#яшелүзәнрайонытуганавылым рубрикасы буенча яңалыклар
-
Акъегет авылында яшәүче Фәридә Сәләхетдин кызы Вәлиуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярны Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина котлады.
-
Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү
Егетләргә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
-
Акъегет авылының 9нчы сыйныф укучысы чәк-чәк пешерү серләренә өйрәтә һәм аның тарихы белән таныштыра
6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне.
-
Халыклар бердәмлеге көнендә Норлат волонтерлар штабында эш кайнап торды
Ял көне булуга карамастан, Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре игелекле эшкә – фронтка ярдәм итүгә үз өлешләрен кертергә килде.
-
Норлат авылыннан Сания апа 95 яшьлеген каршы алды
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авылында яшәүче Төхфәтуллина Сания Мөбарәкша кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады.
-
Халыкара бердәмлек көне уңаеннан Бишнә мәдәният йортында кызыклы чара оештырганнар
Татулыкка ни җитә!
-
Акъегет мәдәният йортында «Дуслык күпере» дип исемләнгән күргәзмә оештырганнар
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
-
Норлат урта белем бирү мәктәбендә ике көн буена эш кайный
Хатын-кыз укытучылар фронтка җибәрер өчен токмач кисте.
-
«Кемнедер тәмле ризыкларыбыз белән шатландырабыз икән, димәк, без дөрес юлда» - Алия Абдуллина
Язмам герое сөйләве буенча, Карагуҗада яшь гаиләләр күп һәм аларның күбесе бер-берсе белән туган да әле. Туган булып кына калмыйча, якын итеп аралашып, бәйрәмнәрне, Коръән ашларын бергә уздырып, тату яшиләр. Гөлчәчәк ире Фәнилнең туганы Алия белән гадәттә, табыннар корганда гел бергә була. Чөнки икесенең дә кулы аш-суга бик оста.
-
«Туган авылым табигатенә хозурланып, яраткан гаиләм янәшәсендә барына шөкер итеп яшәвем белән мин бәхетле!» - Гөлчәчәк Шиһапова
«Кала тормышына һич кенә дә кызыкмадык, авылда төпләндек һәм бу адымыбызга сөенеп туя алмыйбыз», – ди без танышып, аралашып кайткан яшь гаиләләр. Гаилә елында, озак еллар бергә тигезлектә яшәгән парларны гына түгел, ә авыл җирендә гөрләтеп тормыш алып баручы яшьләр турында да язарга булдык. Нәкъ менә шул максат белән Карагуҗага юл тоттык.
-
Әйшә мәктәбендә Сөмбелә бәйрәме узды
Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында Сөмбелә бәйрәме уздыра. Ул – Уңыш бәйрәме.
-
Норлат «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары, «Халык фронты» волонтерлары күрше Кайбыч районына онытылмаслык сәфәр кылды
Барысына да бу районның тарихын, гореф-гадәтләрен белү кызыклы булды.
-
Олы Яке мәдәният йортында элеккечә «Кич утыру» оештырылды
Кич утыру авылның иң күркәм, матур гадәте ул.
-
Бишнә авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җибәрде
«Тамчыдан күл җыела» дигән девиз астында эшлибез.»
-
Әминә апа Хәйруллина 90 яшьлеген каршы алды
Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Бишнә авылында яшәүче Әминә апа Хәйруллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.