«Ышаныч» төркеме артистлары, Камил абыйның тормыш иптәше Әлфия апа, энесе Фәрит Хәлиуллин һәм башка кунаклар аның якты истәлеген җыр-моңнар, шигырьләр һәм җылы хатирәләр аша яңарттылар.
Кичәдә «Җәмигъ» мәчете хәзрәте Эмиль Җиһаншин дога кылды.
Моңга, ихласлыкка һәм рәхмәт хисләренә бай очрашу тамашачылар күңелендә тирән эз калдырды.
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова чарада катнашкан һәркемгә, аеруча «Ышаныч» төркеме җитәкчесе Әлфирә Газизовага рәхмәтен җиткерә.
Бу кичә Камил абый рухына дога булып ирешсен. Гармун моңнары күңелләрдә мәңге саклансын. Урыны җәннәттә булсын, якыннарына Ходай сабырлык бирсен! Амин.
Нет комментариев