Татар эстрадасында үз юлын булдырган, җырчы, композитор һәм баянчы Нияз Сафиуллин белән әңгәмәбез иҗатның нечкәлекләре, татар җырының бүгенге хәле, тамашачы мәхәббәте һәм гаилә терәге турында булды. Аның сүзләрендә тормыш тәҗрибәсе дә, үзенә хас ихласлык та, җырчы һөнәренә карата үзенчәлекле караш та бар.
– Бүгенге яшь җырчыларга һәм композиторларга нинди киңәш бирер идегез?
– Яшь җырчыларга киңәшем шул: әгәр акчагыз күп булса, татар эстрадасына керергә була. Булмаса, бер сыйфатлы, көчле җыр кирәк. Шул җыр белән халыкның күңеленә үтә аласың дип уйлыйм. Акчаң булмаса, авыр. Җырчы булыр өчен миллионер булырга кирәк.
– Соңгы вакытта нинди яңалыклар белән яшисез? Тыңлаучыларны яңа җырлар, альбом яки концертлар көтәме?
– Соңгы вакытта кыйммәтле аппаратура алдым, яңа җырлар өстендә эшлибез. «Алтын алма» җыры табадан гына төшкән кебек. Аны тыңлаучылар яратып кабул иткәч, туйларга, юбилейларга бик күп заказлар килә башлады. Шушы бер җырның да тормышымда роле бик зур.

– Сәхнәдән тыш Нияз Сафиуллин нинди кеше? Буш вакытны ничек үткәрергә яратасыз?
– Быел концерт сезонын нәкъ менә сезнең районнан – Яшел Үзән шәһәреннән башлыйбыз. Әкрен-әкрен тырмашып барабыз, районнарда чыгыш ясаячакбыз. Аппаратура алдым, хәзер автобус кирәк. Сәхнәдәге Нияз гади тормышта да шундый ук. Берни белән дә аерылмыйм. Сәхнәгә беркайчан да маска киеп чыкканым юк. Гади булып калсаң, киресенчә, сине яратачаклар дип уйлыйм. Буш вакытта өйдә утырырга яратмыйм, дусларга кунакка йөрим. Әмма буш вакыт та күп түгел әле.
– Гаилә иҗат юлыгызда нинди урын алып тора?

– Минем тормышымда иң беренче урынны гаилә алып тора. Гаиләдә тынычлык булмаса, синең иҗатың гөрләде ни, гөрләмәде ни. Сине яратып, көтеп торучы, һәрвакыт терәк булган гаиләң булганда гына иҗатың да гөрләп барачак. Хатыным: «Нияз, не сдавайся, нужно идти до конца», – дип һәр вакыт мине хуплап тора. Мин күптән бирешкән булыр идем, моны яшереп тормыйм. Иҗатка зурлап тотынган идем – 2016–2018 еллар иде бу. Пандемия башлангач, туктап торырга туры килде. Шул вакытта артистларның азмы-күпме акчаларына алданып, үземнең концертларымны да туктаттым. Әмма дәвам итәсе булган икән. Икенче мәртәбә иҗат юлыма хатынымның ярдәме аркасында кире кайттым.
– Тормышыгызда «иң зур бәхет» төшенчәсен нәрсә белән бәйлисез?
– Исән-сау булу, булганына шөкер итеп яшәү. Аллаһ Тәгалә безгә җан биргән икән, ризыгын да бирә. Эшләгән кешене Аллаһ беркайчан да буш калдырмый, финанс өлкәсендә бигрәк тә. Әти-әнинең, якыннарның, дусларның исәнлеге – зур бәхет. Һәр кеше ризык белән туа, һәр кешегә дә ризык табыла. Бәхет шушы инде ул.
– Әгәр бүгенге Нияз Сафиуллин яшь чагындагы үзенә бер киңәш бирә алса, ул нәрсә әйтер иде?
– Иҗат кешесе буларак, институтта укыганда ук читтән торып укырга керер идем дә, эшкә урнашыр идем. Элегрәк, 25–26 яшьтә үк тотынсам, бәлки, барысы да башкача булыр иде.
– Күп еллар иҗат иткәннән соң да тамашачы мәхәббәтен саклап калуның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Бер мисал китерәсем килә. Ярты гына билет сатылып, концертка килмәгән артистлар бар. Зал тулы булса да, концертларын күчергән яки үткәрмәгән артистлар бар.
Халыкны нинди генә очракта да өметсез калдырырга ярамый. Ул сиңа ышанып билет алган икән, залда 100 кеше генә булса да, син аңа концерт куярга тиеш дип уйлыйм. Халык бер бизсә, аның ышанычын яңадан яулау авыр булачак. Бүгенге көндә күп артистлар шуның белән дәрәҗәләрен төшерде. Аннан соң: «Татарстанда кеше җыя алмыйбыз, кеше килми», – дип зарланып йөриләр. Син халыкны өметсез калдырма, ул да сине калдырмас. Кай чандыр син бит халык җыя алгансың. Халыкның мәхәббәтен саклап калу өчен иҗат өстендә даими эшләргә һәм ихлас булырга кирәк. Үзеңне үстерсәң, халык мәхәббәтен югалтмассың.

«ЯШЕЛ ҮЗӘН МИҢА БИК ЯКЫН»
– Яшел Үзән районы халкына һәм безнең укучыларга нинди теләкләр җиткерер идегез?
– Мин үзем дә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 2012 елдан 2017 елга кадәр яшәдем. Аннары 2020 елга кадәр Яшел Үзәннең Мирный бистәсендә яшәдек. Миңа анда бик ошый иде, хәтта китәсе дә килмәде.
Эшем Казан белән бәйле булгач, юл мәшәкате аркасында китәргә мәҗбүр булдык. Шул юл мәшәкате булмаса, бүген дә Яшел Үзәндә яшәр идем.
Хәзер юллар киң, матур. Ул чакларда алай түгел иде шул. Яшел Үзән миңа бик якын. Элек «урыслашкан район» дип әйтәләр иде, әмма монда татарлар да бик күп. Мин аны әле дә сагынып искә алам. Бирегә килгән саен: «Эх, ник моннан киттем икән?» – дигән уйлар да туа.
«Яшел Үзән» газетасы укучыларына сәламәтлек телим. Алдагы көннәрдә дә газетаны укып барсыннар иде. Мин үзем дә сезнең газета белән кызыксынып барам. Бик мәгънәле, якты язмалар чыга сездә. Барлык чараларны яктыртып, шәхсән үзегез йөреп торасыз.
Коллективыгызга Аллаһ ярдәм бирсен. Җиңел эш дип әйтмим. Үз эшен яраткан кешеләр генә сезнең кебек була ала!
Әңгәмә өчен рәхмәт, Нияз! Иҗат юлыгыз уңышлы, җырларыгыз озын гомерле, тамашачыгыз һәрчак сезнең белән булсын!
Нет комментариев