Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!

Алия Гаязова фотосы

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Авыл хуҗалыгы – сабырлыкны, тырышлыкны, фидакарь хезмәтне һәм зур җаваплылыкны таләп иткән мөһим тармак. Җиргә игелекле хезмәтегез, көндәлек тырышлыгыгыз, туган ягыбызның үсешенә керткән өлешегез зур хөрмәткә лаек.

Шушы матур бәйрәм көнендә барлык хезмәттәшләремә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телим!

Һәр көнегез хезмәт уңышлары, күңел күтәренкелеге һәм яңа казанышлар белән тулылансын. Илебезгә һәм туган җиребезгә файдалы хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен!

Ислам Закиров

ВЗП «Заволжья» ҖЧШ җитәкчесе

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев