Көз — муллык, бәрәкәт, алтын төсләр һәм күңел җылысы фасылы! Табигать үзенең иң затлы киемнәрен кигән, ә бакчаларда көзге уңышның муллыгы сөендерә.
Чара кысаларында яшелчә, җиләк-җимешләрдән күркәм күргәзмә оештырылды. Көзге муллыкның матурлыгын чагылдырган табыннар күзләрне иркәләде, күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.
Чәй табыны артында җылы әңгәмәләр корылды, яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында кызыклы табышмаклар әйтелде, шигырьләр укылды. Күңелле аралашу, ихлас елмаюлар һәм күтәренке кәеф бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Борынгылар юкка гына: «Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы», — димәгәннәр. Чыннан да, көз — хезмәт нәтиҗәләрен күрү, мул уңышка сөенү, табигатьнең байлыгына шөкер итү вакыты.
«Алтын көз нигъмәтләре» кичәсе һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, милли гореф-гадәтләребезне сакларга, туган җиребезнең гүзәллеген күрергә һәм тормышның матур мизгелләрен кадерләргә өйрәтә.
Бәйрәмне оештыруда катнашкан, үзләренең иҗади сәләтләре һәм күңел җылылары белән уртаклашкан һәркемгә зур рәхмәт!
Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова хәбәр итә.
Нет комментариев