Мулла Иле авылында изге эш башкаралар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле авылында изге эш башкаралар

Мулла Иле мәдәният йортына хәрби операциядәге егетләребез өчен волонтерыбыз Рамил Садыков җитәкчелегендәге бер төркем апалар буш вакыт табып, атнага ике тапкыр маскировка челтәре үрергә йөри.

«Әлеге изге эшкә бик теләп кушылдык. Егетләребез исән-сау кайтсыннар дип изге догаларыбызны кушып үрәбез», — ди үрүчеләр арасында иң өлкәне Роза апа Мифтиева.

Казан шәһәреннән кыска фильм ясар өчен шушы апаларны камерага да төшереп киттеләр.

Маскировка челтәре солдатларның гомерләрен коткара, пилотсыз аппаратларны, башка күзәтү һәм разведка системаларын камералардан яшерә ала. Ул маскировкалы төсләрдә үрелә.

«Тукыманы кисәкләргә кисәбез һәм билгеле бер тәртиптә тасмаларны челтәргә бәйлибез. Тасманың озынлыгы 20 сантиметрдан артмаска тиеш, киңлеге якынча 7 сантиметр. Хәзерге вакытта көз өчен челтәрләр көрән һәм яшел төсләр кулланып әзерләнә.

Вакыты булган, бу изге эшкә үзен кирәкле дип санаган һәр кеше мәдәният йортына килә ала, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Маскировка челтәре үрү вакыты:

Сишәмбе — 9:00–12:00

Пәнҗешәмбе — 9:00–12:00».

Изге эшкә кушылган һәркемгә зур рәхмәт!


Нет комментариев