Солтан Дәүләтшин 90 яшьлек олугъ юбилеен билгеләп үтте. Шушы күркәм юбилее уңаеннан Солтан абыйны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Бишнә авылы мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров һәм сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова котлады.
«Хөрмәтле Солтан абый! Сезне 90 яшьлек олугъ юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын! Сез безнең өчен тормыш үрнәге, зирәклек чыганагы һәм авылның тере тарихы», — дип мөрәҗәгать иттеләр алар.
Хөрмәтле Солтан абый! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле һәм имин тормыш телибез! Балаларыгызның, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле гомер кичереп, әле озак еллар безне сөендереп яшәргә Ходай насыйп итсен!
90 яшьлек юбилеегыз котлы булсын! Озын гомер, якты көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез!
Нет комментариев