Әссәламәгаләйкүм, яраткан газетам! Мин «Гаилә» мәчете оештырган «Шәҗәрә» бәйгесендә быел гына катнашырга булдым. Дөресен әйткәндә, бәйге турында соңрак белдем. 29 сентябрьдә нәтиҗәләр ясалды.
Бәйгегә быел 30дан артык эш килгән. Белүемчә, мондый чара инде сигезенче ел үткәрелә икән.
Өч ел дәвамында катнашырга йөрәгем җитмәде, никтер өркетте. Ә быел тәвәккәлләдем. Олы кызым да: «И, әни, анда китаплар чыгарганнар. Катнашуыңның ни нәтиҗәсе булыр икән?» – дип әй теп куйды. «Кызым, русча әйтсәк, главное – участие», – дидем дә, эшкә тотындым.
Шәҗәрә ясау, мин уйлаганча гына, җиңел эш түгел икән.

Бәйге шартлары буенча нәселең, үзең турында мәгълүматлар, фотосурәтләр кирәк булды. Язуларын һәм рәсемнәрне алдан телефонымда туплаган идем. Кызым, рәхмәт яугыры, аларны төсле принтердан чыгарып бирде. Калган эшләрен инде үзем башкардым.
Әле шәҗәрәне агач рәвешенә китереп җыйганчы да шак- тый хезмәт куярга туры килде. Авылыбыз про фессоры Фәйзелхак абый Ис лә ев һәм аның тормыш иптә ше Сания апа белән ярты елга якын элемтәдә тордык. Аллаһның рәхмәте яусын, алар архивлардагы, халык са нын алу язмаларындагы мәгъ лүматларны өйрәнеп, әтием ягыннан биш буын бабабызны табып бирде. Бу – безнең өчен бик зур байлык.
Аннан инде алтынчы буын – әтинең биш баласы, безнең балалар, оныклар, ике, өч, дүрт буын туганнарны барларга керештем. Аларны ватсап аша эзләп, мәгълүматларын җыеп, шәҗәрәгә урнаштырганчы тагын ярты ел вакыт үтте.
Шәҗәрәне алмагач рәвешенә китереп ясаганчы, идәндә тәгәрәп, үрмәләп, обой өстендә нәселебезнең тармакларын сызган чаклар да булды. Кайсы исем кайсы ботакта булырга тиеш – барысын да уйлап, үлчәп, кабат-кабат төзәтергә туры килде. Бу эш сабырлык та, вакыт та, тырышлык та сорый.

Бәйгегә әзерләнгәндә шуны аңладым: шәҗәрә – исемнәрне генә бер җиргә җыеп кую түгел икән. Ул – үз нәселеңнең тарихын барлау, тамырларыңны эзләү, әби-бабаларыңны искә алу, туганнарны берләштерү. Кемнәр булган безнең бабаларыбыз, кайда яшәгәннәр, нинди тормыш кичергәннәр – болар барысы да киләчәк буын өчен бик кадерле мәгълүмат.
Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгедә өченче урын алу ымны үзем өчен зур сөенеч дип кабул иттем. Минемчә, бу – мактаулы нәтиҗә. Әлбәттә, урын алганчы шактый хезмәт куярга, вакыт һәм күпмедер чы гым да сарыф итәргә кирәк. Иң мөһиме – ниятнең изге булуы.
Без шәҗәрәне урын алу өчен генә төземәдек. Киләчәктә нәселебезнең балалары әби-бабаларын белсеннәр, алар өчен дога кылсыннар, үз тамырларын онытмасыннар, нәселләре белән горурланып яшәсеннәр дигән теләк белән эшләдек.
Бәйгедә бездән дә күбрәк тырышучы, үз нәселен барлауга зур көч куючы үрнәк кешеләр һәрчак була. Бу юлы да шулай булды. Оренбургтан катнашучы төп бүләккә – Гомрәгә юлламага сертификатка лаек булды. Аның өчен дә чын күңелдән сөен дем. Аллаһ изге сәфәрен хәерле итсен!
Шуны аңладым: уңышның нигезе – тырышлык. Нәрсәгә генә тотынсак та, күңел биреп, сабырлык белән эшләсәк, нәтиҗәсе дә була. Шәҗәрәләребезне төзик, саклыйк һәм килә чәк буыннарга тапшырыйк. Тамырын белгән агач кына нык була бит. Үз тамырыбызны белеп, нәселебез белән горурланып, аларны зурлап яшик! Әәмиин!
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Нет комментариев