Татарстанда 2022 елдан бирле Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрындагы (ЕГРН) 77 870 реестр хатасы төзәтелде. Шуларның 3 270е 2026 елда төзәтелде. Ел ахырына кадәр ТР буенча Росреестр идарәсе ПФО буенча «Роскадастр» ППК белән берлектә тагын 1 меңнән артык хатаны бетерүне планлаштыра.
Эш «Милли пространство мәгълүматлары системасы» дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Реестр хаталарын ведомство хезмәткәрләре үзләре дә, күчемсез милек хуҗаларының гаризалары буенча да ачыклыйлар.
Хата ачыкланганнан соң, идарә «Роскадастр» ППКга объектларның чик нокталарын билгеләү өчен йөкләмә җибәрә. Төзәтү турындагы карар һәм үзгәрешләр кертү турындагы хәбәр милек хуҗаларына электрон почта аша җибәрелә. Процедура дәүләт пошлинасын алмыйча башкарыла.
«ЕГРНдагы мәгълүматларның төгәллеге – гражданнар хокукларын яклау гарантиясе һәм территорияләр үсешенең нигезе. Реестр хатасы килешүләр вакытында рисклар тудыра, кадастр бәясен һәм салым күләмен дөрес булмаганча исәпли», – дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.
Реестр хатасы – межа яки техник планнан, территория карта-планыннан яки тикшерү актыннан ЕГРНга күчерелгән төгәлсезлек. Күбрәк очракта ул җир участоклары чикләрен яки капиталь төзелеш объектларының урнашу урынын дөрес булмаганча тасвирлау белән бәйле.
Татар-информ
Нет комментариев