Олы Шырдан мәдәният йорты тирәсендә өмәләр дәвам итә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан мәдәният йорты тирәсендә өмәләр дәвам итә

Көзнең һәр көне — файдалы эшләр өчен менә дигән мөмкинлек!

Быелгы көз җылы, матур көннәре белән сөендерә. Табигатьнең шундый рәхәт мизгелләрен файдалы эшләргә багышлап, кышка әзерлекне тәмамлап калырга ашыгабыз.

Олы Шырдан мәдәният йорты тирәсендә өмәләр дәвам итә. Территорияне тәртипкә китерәбез, җыештырабыз, тирә-юнебезне чистартып, кышка әзерлибез. Чөнки чисталык һәм матурлык һәрвакыт үзебездән башлана! 

Бу хакта Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова яза.


Нет комментариев