Мин сине шундый озак көттем (редакциягә килгән хат)
Хөрмәтле редакция, мин үземнең тормышым һәм, ниһаять, бәхетем белән уртаклашырга булдым. Шушы хатым аша, үз тиңнәрен очратудан өметләрен өзгән хатын-кызларга ышаныч бирәсем килә. Бар икән ул, кызлар, бар! Аны көтәргә дә, эзләргә дә түгел, аңламыйча һәм танымыйча узып кына китмәскә кирәк икән...
Шәхси тормышым барып чыкмады минем. Беренче ирем белән йөкле вакытымда ук аерылыштым, чөнки хыянәт итә башлады. Башта көттем, үзгәрер дип өметләндем, әмма балабыз тугач, аерылышуга гариза яздым. Өзелеп яраткан улым белән шулай яшәдек икәү.
Уналты ел сизелмичә дә үтеп китте. Гаиләмне тәэмин итү өчен, төп эшемнән тыш, кайда ничек мөмкин, шулай өстәмә керем чыганаклары таптым. Улым белән җитешлектә яшибез, шөкер. Ул үсте, әлбәттә, үзенең шөгыльләре, кызыксынулары бар. Миңа мөнәсәбәте бик җылы, «әни» дип кенә тора, әмма күптән канатым астыннан чыкты, унөч яшеннән бирле, укуы арасында мөмкинлек булганда, үзенә акча эшләргә тырыша, артык яратуым белән кочканымны, пәп иткәнемне яратмый, үзен бик зур дип саный.
Шуңа үземне ялгыз хис итүем көчәйде. Теләгәнемә ирештем: тәртипле һәм тәрбияле ул үстердем, бернинди ярдәмсез ике бүлмәле фатир алдым. Эшемдә хөрмәт итәләр. Тик минем дә яратыласым, кемнеңдер сөеклесе буласым, көчле җилкә ярдәмен тоясым килә. Шул уналты ел эчендә ышанычлы терәк булырдай ирләр очрамады. Әлбәттә, мине дусларым да кем белән дә булса таныштырырга теләде, урамда сүз катучылар да булды. Ләкин алар барысы да минеке түгел иде шул. Минем нәкъ менә, меңнәр арасыннан танып алырлык, үземнең ярты өлешемне табасым килде. Вакыт барды, ә тиңем очрамады.
Мин инде шәхси тормышымны төзеп булмас дигән уй белән килештем һәм үзем өчен яши башладым. Ә моңа кадәр минем өчен беренче урында улым, әни һәм эшем иде. Тренажер залына язылдым, прическамны үзгәрттем, матурлык салонының яраткан клиентына әйләндем.
Берничә ай узды. Тышкы кыяфәтем үзгәрүенә барлык тирә-ягымдагылар игътибар итте. Мондый үзгәрешләрне сизми калу мөмкин дә түгел иде. Буй-сыным тагын да зифаланды, гәүдә тотышым төзләнде. Тышкы үзгәрешләр белән бергә үземә ышанычым артты. Хезмәттәшләрем һәм дусларым миндәге бу үзгәрешләрне тормышымда ир-ат барлыкка килү белән бәйләде, шул темага шаяртулар башланды. Аларга мин дөреслекне әйтеп тормый гына, елмаеп, бик мөмкин, дип җавап бирдем.
Бер кичне шулай тренировкадан кайтып килгәндә подъезд төбендә...
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №40 (11 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Һәммәгезгә бәхет телим! Исемемне куймавыгызны үтенәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев