Карамалы Тауның Садовый микрорайонында ишегалды бәйрәме узды.
Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр тәмамланды.
Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән халыкны аның ярдәмчесе Денис Лулаков сәламләде.
Халык һәм бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, Карамалы Тау авыл мәдәният йортыннан концерт оештырылды.
Чара агач утырту һәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев