Кызыл чөгендердән кәтлит
Тәмле булсын!
Фото: ясалма интеллект
Кирәк:
- консервланган фасоль – 1 банка
- пешерелгән дөге – 150 г
- пешкән чөгендер – 2-3
- он – 3 аш кашыгы
- тоз, борыч, тәмләткечләр (теләсәгез) – тәменә карап
Фасольне изәбез һәм шуңа дөгене салып болгатабыз. Чөгендерне вак угычтан чыгартабыз да фасоль белән дөге янына кушабыз, онны сибеп тоз, борыч, әзрәк кенә су өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Әгәр дә масса бик сыек килеп чыкса, тыгызланганчы тагын он өстәгез. Әзер булганнан соң, массаны ярты сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Шуннан соң кәтлитләр әвәләп табага тезегез һәм өсләрен майлап 20-25 минутка 180°Ска кадәр җылытылган мичкә куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев