Кешеләргә хәер-дога гына кылыйк
Иман нуры

Кешеләргә хәер-дога гына кылыйк

عَنْ أَبِي الدَّرْدَاءِ اَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم كَانَ يَقُولُ: دَعْوَةُ الْمَرْءِ الْمُسْلِمِ لِأَخِيهِ ‌بِظَهْرِ الْغَيْبِ ‌مُسْتَجَابَةٌ، عِنْدَ رَأْسِهِ ‌مَلَكٌ ‌مُوَكَّلٌ كُلَّمَا دَعَا لِأَخِيهِ بِخَيْرٍ قَالَ ‌الْمَلَكُ ‌الْمُوَكَّلُ بِهِ: آمِينَ وَلَكَ بِمِثْلٍ

Фото: редакция архивыннан

«Мөселманның янында булмаган кардәше өчен догасы – кабул була торган догалар төреннән.

Кардәшенә хәерле нәрсә сораганда, янындагы вазыйфалы фәрештә (аңа җавап итеп):

«Әмин, үзеңә дә шул булсын», – дип әйтеп тора».

Имам Мөслим «Сахих», №2733-нче хәдис.

Саф, гөнаһсыз, догалары кабул була торган фәрештәләрнең безгә дога кылуларын теләсәк, догаларыбызда дин кардәшләребезне онытмыйк һәм алар өчен бары хәерлесен сорыйк.


Нет комментариев